Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ярлылар арта - Ольга Голодец
Голодец хезмәт хакының хезмәтнең реаль бәясеннән түбән булуына ачыклык кертте.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). «Сочи-2016» инвестицион форумында Россия вице-премьеры Ольга Голодец 2014 елдан башлап ярлы россиялеләр артуы турында белдерде.
"Без кабул итә торган чаралар әлегә көчәйтелергә тиеш дип саныйм. Барыннан да элек эшли торган кешеләр ярлыланды, бу үзенчәлекле вазгыять", - диде Голодец хезмәт хакының хезмәтнең реаль бәясеннән түбән булуына ачыклык кертеп.
"Бүген бу тренд бик җитди булып тоела", - дип билгеләп үтте вице-премьер. Хөкүмәтнең минималь хезмәт хакы күләмен яшәүм минимумына җиткерү планы бар, әмма сөйләшүләр процессында һәм бюджет конфигурацияләрендә катлаулылыклар бар дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз