Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ялгыз аналар өчен пособие булдырырга тәкъдим иттеләр
Инициатива кабул ителсә, айлык компенсацияне агымдагы ел ахырына кадәр түләячәкләр.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россиядә балаларын ялгыз гына тәрбияләүче ата-аналар өчен вакытлыча өстәмә пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.
Әлеге инициативада гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә айлык компенсация тәкъдим ителә. Пособие ел ахырына кадәр түләнәчәк.
Ялгыз ата-аналар балалар өчен пособие алуга да карамастан, коронавирус пандемиясе чорында яклаусыз социаль төркем булып кала диде «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җитәкчесе Ирина Волынец. Шул ук вакытта элекке ташламаларны да тулысынча сакларга кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз