Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ялган машина номерлары өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим иттеләр
Закон бозучыны 300 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итәргә мөмкиннәр.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россиядә автомобильләрдә ялган дәүләт номерларын алдан уйлап һәм берничә тапкыр файдаланган өчен җаваплылык кертергә мөмкиннәр.
Бу хакта «Известия» газетасы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, яңа закон проекты РФ Җинаять кодексының 326нчы маддәсе атамасын үзгәртүне күздә тота.
Закон бозучыны 300 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итәргә мөмкиннәр.
Дәүләт Думасында ачыклык кертүләренчә, алты айдан алып бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тоткан гамәлдәге җәза гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозучылардан коткармый.
«Нәкъ менә шуңа күрә дә җәза сыйфатында җәмәгать яки төзәтү эшләре кертергә тәкъдим ителә», - диде Нилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз