news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Хамзаев ял көннәрендә кибетләрдә алкоголь сатуны тыярга кирәк дип саный.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны чикләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев.

Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнар сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Депутат мондый тәҗрибәнең бөтен дөньяда таралуын һәм моның алкоголь куллану күләмен киметергә ярдәм итүен билгеләп узды. Бу турыда РИА Новости.

«Бу Европа илләрендәге кебек ял көннәрендә алкоголь сатуны чикләү. Барларда гына хәмер сатыла, ә кибетләрдә ярамый», — ди депутат. Хамзаев шулай ук алкогольне 21 яшькәчә булган кешеләргә сатмаска чакыра, чөнки бу «милләтнең оборонага һәм исән калуга сәләтлелеге» өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100