Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ял итү чыгымнарын компенсацияләү тәртибен аңлаттылар
Ил эчендә ял итүче туристларга турларга 15 мең сумга кадәр компенсация түләнәчәк.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россия туроператорлары ассоциациясе ил эчендә ял итүгә чыгымнарны компенсацияләү тәртибен аңлатты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Тур Ростуризм төзегән исемлектән бер төбәккә сатып алынган очракта сәяхәтче картасына акчалата кешбэк кире кайтачак.
Агентлык билгеләп үткәнчә, акция шартлары буенча тур теләсә нинди транспорт төрендә ташуны һәм мәҗбүри классификация узган кунакханәдә яшәүне үз эченә алырга тиеш Шул ук вакытта сәфәр озынлыгы биш төннән дә ким була алмый, ә аның гомуми бәясе ким дигәндә 25 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Акчаларны кире кайтару круиз турлары өчен дә каралган.
25 меңнән 50 мең сумга кадәр тур сатып алганда кешбэк 5 мең сум тәшкил итәчәк, 50 меңнән 75 мең сумга кадәр — 10 мең, ә 75 мең сумнан артык — 15 мең.
Акция төбәкләрнең ике төркеменә кагылачак. 15 августтан 20 декабрьгә кадәр Федерациянең 44 субъектына, шулай ук 1 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр тагын 11 субъектка сәяхәтләр өчен субсидия түләнәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин туристларга Россия буенча сәфәрләре өчен 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайту турында әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз