news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка килде

Шәһәрнең тарихи үзәкләрендә үлчәмнәре кечерәйтелгән билгеләрне кулланачаклар.

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка килде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә яңа ГОСТ үз көченә керде. Ул яңа юл билгеләре барлыкка килүне күздә тота. Моннан тыш, хәзер шәһәрләрдә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга мөмкин булды. Бу турыда Хөкүмәт басмасының норматив-хокукый базасында урнаштырылган документка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Әйтик, юлларда «Диагональ җәяүлеләр кичүе», «Трамвайга бүлеп бирелгән полоса» билгеләре куелачак. Шулай ук берләштерелгән билгеләр — «Түләүле парковка» һәм «Инвалидлар өчен парковка» кебек билгеләр барлыкка киләчәк.

Шәһәрләрдә куела торган билгеләрнең минималь үлчәме 60 сантиметрдан 40 сантиметрга кадәр кечерәячәк. Бу яңалыкны кертүнең сәбәбе зур билгеләр еш кына бер-берсен каплап торуга бәйле. Шулай ук алар шәһәр мохитен чүпләп, урамнарда тиз генә ориентлашырга мөмкинлек бирми.

Яңа зур булмаган билгеләр шәһәрнең үзәк районнарында һәм тарихи төзелешле кварталларда барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта автотрассалардагы юл билгеләренең үлчәме үзгәрмәячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100