news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яңа TamTam аралашу кушымтасы барлыкка килде

Әлеге мессенджер аша хатлар җибәрүдән тыш, чат, каналлар оештыру мөмкинлеге дә бар.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россиядә тагын бер мессенджер аша аралашу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге сервис телефонның элемтәләр теркәлгән язу китабына беркетелгән, шулай ук ул Mail.Ru Group проектын кулланучылар арасында да кешеләрне таба ала.

TamTam яңа сервисны эшләтеп җибәрү хакында компания 25 май көнне иртән хәбәр итте, дип яза “Российская газета”. Яңа мессенджер аша хатлар җибәрүдән тыш, тагын чат, каналлар оештыру мөмкинлеге дә бар. Каналларны массакүләм мәгълүмат чаралары, блогерлар гына түгел, гади кулланучылар да алып бара алачак.

Кушымтаны кәрәзле җайланмалар өчен программа кибетләреннән күчереп алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot