news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа илкүләм проект барлыкка киләчәк

Программа илдәге туризмны үстерүгә юнәлдереләчәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россиядә туризмга багышланган яңа илкүләм проект барлыкка киләчәк. Бу хакта «Опоры России» президенты, эшче төркем утырышларында катнашкан Александр Калининга сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Хәзерге вакытта эшлекле берләшмәләр һәм профильле оешмалар белән берлектә Хөкүмәт шөгыльләнә торган илкүләм проект илдә туристлар санын арттыруга юнәлдереләчәк һәм тармакта керемне арттырачак.

«Хәзер эчке туризм буенча илкүләм проект булдыру өчен яхшы вакыт. Тышкы базарлардагы хәзерге вазгыятьне, Россия халкының чит илгә чыга алмавын исәпкә алсак, бу актуаль булачак», — диде Калинин.

Калинин программаны тормышка ашыру 2021 елдан ук башланырга мөмкин, еллык финанслау 80 млрд сумнан да ким булмаячак диде.

Туроператорларның чыгымнарын финанслау, сервис сыйфатын яхшырту, ил буенча пассажирлар йөртүне арзанайту, чит ил кешеләре өчен электрон виза кертү кебек мәсьәләләр карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100