news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Яңа ел каникуллары кыскартыла

Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 февраль һәм майдагы бәйрәм ялларын озынайтты.

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә ял итәчәк (ул җомга була) һәм 8 майда ял итәчәк (ул дүшәмбе булачак).

Яңа ел каникуллары исә тугыз көн дәвам итәчәк: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр.

Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында - дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot