news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны 25 процентка кимегән

Уңай динамика кисәтү чаралары һәм гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү белән бәйле.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә, узган елларның шул чоры белән чагыштырганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны сизелерлек кимегән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кагыйдә буларак, Яңа ел каникуллары чорында янгыннар һәм аларда үлүчеләр санының артуы күзәтелә. Статистика күрсәткәнчә, әгәр моннан 6-7 ел элек Яңа ел бәйрәмнәрендә көненә 100гә якын кеше һәлак булса, соңгы елларда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны кимүгә таба бара.

«1-8 гыйнвар көннәрендә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 1 меңгә диярлек (25 процентка) кимеде», - диде министрлык вәкиле. Өстәвенә, янгыннарда һәлак булучылар саны да 25 процентка (80гә якын кеше) азайган.

Уңай динамика кисәтү чаралары һәм гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү белән бәйле.

Яңа ел каникулларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 61 меңнән артык хезмәткәре һәм 12 мең берәмлек техника җәлеп ителгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100