news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яңа экологик салым барлыкка килергә мөмкин

Яңа салым предприятиеләргә чистарту корылмаларын яңартуга этәргеч бирергә тиеш.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтендә предприятиеләр өчен яңа экологик салым хакында фикер алышалар, дип белдерде Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов. Бу хакта «Российская газета» яза.

Яңа салым предприятиеләргә чистарту корылмаларын яңартуга этәргеч бирергә тиеш. «Мондый салым «пычрак» сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләргә заманча чистарту технологияләрен куллану өчен өстәмә стимул була ала», - дип искәртте Кириллов.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт үзенең чистарту корылмаларын яхшыртырга теләгән предприятиеләргә ярдәм итәргә тырыша. Мисал өчен, әлеге максатларга алынган кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияли. Мондый субсидияләрне Россиянең 40 предприятиесе алган инде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot