news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яңа бәйрәм – Әтиләр көнен гамәлгә кую мәсьәләсе янә кузгатыла

Бу хакта Җәмәгать палатасының гаилә сәясәтен үстерү дәүләт программасы концепциясен тормышка ашыру буенча утырышында фикер алышычаклар

 (Казань, 6 февраль, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә яңа бәйрәм – Әтиләр көне барлыкка килергә мөмкин. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, яңа бәйрәм гаилә тәрбиясендә атаның ролен үстерүгә һәм атаның уңай образын булдыруга ярдәм итәчәк. Әтиләр көнен кертү турында бүген Җәмәгать палатасының гаилә сәясәтен үстерү дәүләт программасы концепциясен тормышка ашыру буенча утырышында фикер алышычаклар, дип яза җомга көнне «Известия».

“Россиядә даими рәвештә гаилә гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен популярлаштыруга багышланган чаралар үткәрелә. Шулай да, РФ Президенты карары нигезендә, Әниләр көне генә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә. Шул ук вакытта кайбер субъектларда төбәк бәйрәме буларак Әтиләр көне үткәрелә. Аны Россия күләмендә кертү ата булуның дәрәҗәсен күтәрүгә, ир-егетләрдә бала тәрбияләүгә кайгыртучан мөнәсәбәт булдыруга китерәчәк”, – дип аңлата РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүген Әтиләр көне – Халыкара бәйрәм. Аны дөньяның 50дән артык илендә, шул исәптән АКШта, Бөекбританиядә, Франциядә, Германиядә, билгеләп үтәләр. Әтиләр көнен үткәрүнең бердәм датасы юк. Хәзерге вакытта Россиядә бу көн дәүләт дәрәҗәсендә теркәлмәгән, әмма күп кенә төбәкләрдә ул җирле закон нигезендә беркетелгән. Мәсәлән, Волгоград, Курск, Липецк, Ульяновск өлкәләрендә Әтиләр көне 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында инде 7 елга якын сөйләшүләр алып барыла. Беренче тапкыр РФ Президенты Владимир Путин 2008 елда бу хакта уйлап карарга тәкъдим иткән иде. Соңрак әлеге сөйләшүләр тукталды. 2012 елда башкала хакимияте кабат әлеге тәкъдим белән чыкты, әмма берни дә хәл ителмәде. Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Вячеслав Лысаков, Ольга Баталина, Владимир Афонский, Екатерина Лахова и Валерий Трапезников тагын бер омтылыш ясап карады. Алар исеменнән узган елның апрелендә Әтиләр көнен кертү турындагы мөрәҗәгать РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодецка җибәрелде. Әмма шуның белән эш кабат тукталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot