news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җәй дәвамында бердәнбер кыска эш атнасы булачак

Ял 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан булачак.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә җәй дәвамында бердәнбер кыска эш атнасы июнь аена туры киләчәк. Бу хакта «Известия» сайты яза.

Ял 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан булачак. Бәйрәм шимбә көненә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 14 июньгә күчерелә, дип хәбәр итә сайт aif.ru.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100