news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә узып баручы елда гомер озынлыгы рекордлы дәрәҗәдә арткан

Бөтен дөнья «өлкәннәр гасыры»на керде, дип белдерә экспертлар.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә узып баручы елда гомер озынлыгы рекордлы дәрәҗәдә артып, 72,6 яшькә җиткән, дип яза «Известия». Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренчә, әлеге уңай үзгәрешләргә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, тиз арада диспансеризация үтү мөмкинлеге тудырылган югары технологияле поликлиникалар ачу, табибларның квалификациясен күтәрү программалары нигезендә ирешелгән.

«Росстат мәгълүматларына караганда, 2017 елның 10 аенда үлүчеләр саны 2 процентка кимегән, 2016 ел белән чагыштырганда, 35 меңгә артыграк кешенең гомере саклап калынган», - дип хәбәр иттеләр «Известия»гә әлеге ведомстводан.

Башкортстан Республикасында, бөтен илдәге кебек үк, демографик вектор үзгәрә, халык «актив рәвештә картая». Бөтен дөнья «өлкәннәр гасыры»на керде, дип белдерә экспертлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot