Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә узган тәүлектә коронавирустан иң күп үлем очрагы теркәлде
Россиядә пандемия башлаганнан бирле 142 253 кеше коронавирустан вафат булган.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 752 кеше вафат булган.
Федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бу пандемия башланганнан бирле илдә рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының максималь саны. Инде биш көн рәттән ковидтан вафат булучылар саны 700дән артык.
Узган тәүлектә коронавирустан вафат булучыларның иң күбе Мәскәү (108), Санкт-Петербург (102) шәһәрләрендә, Түбән Новгород һәм Иркутск өлкәләрендә (28әр), Краснодар краенда (22) һәм Ростов өлкәсендә (21) теркәлгән.
10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә пандемия башлаганнан бирле 142 253 кеше коронавирустан вафат булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз