news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 19 меңнән артык очрагы теркәлгән

Бер тәүлектә авыручылар 1,2 процентка арткан.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 19768 очрагы теркәлгән. Бу — яңа рекордлы сан. Бу турыда COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бер тәүлектә теркәлгән чир йоктыручылар артуы буенча соңгы рекордлы сан (186651) ноябрьдә теркәлгән иде.

Яңа очраклар барлык 85 төбәктә дә ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның иң күбе Мәскәүдә (5826, бер көн элек 5150 булган), Санкт-Петербург (1031), Мәскәү өлкәсе (569), Түбән Новгород (417) һәм Архангельск (389) өлкәләрендә теркәлгән. Ненец автономияле округында җиде очрак һәм Чукоткада өч очрак кына теркәлгән. Авыручыларның чирегендә коронавирус симптомсыз уза.

Кичә коронавирус йоктыруның 18648 яңа очрагы турында хәбәр ителгән иде. Бер тәүлектә авыручылар 1,2 процентка арткан. Россиядә эпидемия башланганнан алып, 1 693 454 кеше коронавирус йоктырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot