Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә узган тәүлектә 14324 пациент коронавирус белән хастаханәгә озатылды
Хастаханәгә салынган пациентлар саны 52 төбәктә кимегән, вазгыять бер төбәктә генә үзгәрешсез калган.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия табиблары тәүлек эчендә COVID-19 белән 14 324 кешене хастаханәгә салды.
«2022 елның 26 февраленә Россиядә бер тәүлектә 14 324 кеше хастаханәгә салынган һәм бу сан алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда 4,1 процентка кимегән», диелгән Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә, дип яза РИА Новости.
Хастаханәгә салынган пациентлар саны 52 төбәктә кимегән, вазгыять бер төбәктә генә үзгәрешсез калган. Ә 32 төбәктә хастаханәдә дәваланучы пациентлар саны арткан.
«Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 122 995 яңа очрагы ачыкланган, 793 кеше ковид корбаны булган», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз