Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә узган елда канунсыз әйләнештән 9 миллион литр алкоголь продукциясе алынган
Хокук сакчылары ялган алкоголь җитештерү белән шөгыльләнә торган 46 төркемнең эшчәнлеген туктаткан.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә полиция хезмәткәрләре 2017 елда канунсыз әйләнештән 9 миллионнан артык литр алкоголь продукциясе алган. Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге бу фактлар буенча 6 меңгә якын җинаять эше ачылганлыгын белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Хокук саккчылары ялган алкоголь җитештерү белән шөгыльләнүче 46 төркемнең эшчәнлеген туктаткан.
Министрлыкта Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь продукциясе сатыла торган урыннарның полиция тарафыннан игътибар үзәгенә алынуын җиткергәннәр. Шулай ук халыкны арзан бәядән яки интернета аша сатып алынган ялган алкоголь белән агулану куркыныч турында кисәтү эшләре дә алып барылуы әйтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз