news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ут белән суга бәя арта

Исәпләү приборлары булмаганнар өчен түләү 50 процентка арта.

 (Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан башлап, Россиядә һәр өченче фатирда электр уты белән суга бәя 50 процентка арта. Бәя арту үзендә файдаланылган ресурс күләмен санагыч прибор, ягъни счетчик куйдырмаганнарга кагыла, дип яза “Российская газета”.

Россиялеләр бәя күтәрелүне гыйнвар азагында, квитанцияләр алгач, сизәчәк.

Счетчигы булмаган фатир хуҗалары штраф түләячәген хөкүмәттәгеләр күптән кисәтеп куйган иде. Былтыр таләпкә колак салмаганнарның түләү квитанцияләрендә куллану нормативы 1,4 коэффициентка артыграк язылган, әмма бу сизелерлек нәтиҗә бирмәгән.

2017 елдан җәза чарасы катгыйлана – 1 гыйнвардан коэффициент 1,5га кадәр үсә, ягъни фатирда су һәм электр энергиясен исәпләү приборлары булмаса, шушы хезмәтләр өчен түләү суммасы 1,5 тапкырга (ягъни 50 процентка) арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100