news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча, 105,7 млн тонна ашлык суктырылган

Федераль Дәүләт статистика хезмәте уңышны җыеп алуга нәтиҗә ясады

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Росстат мәгълүматларына караганда, гомумән Россия буенча 91,8 процент мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, 99 процент мәйданнан бәрәңге җыеп алынган, яшелчәләр – 97.

Барлык категориядәге хуҗалыкларда 105,7 млн тонна ашлык суктырылган, 8,1 млн тонна көнбагыш җыеп алынган, 28,6 млн тонна шикәр чөгендере, 30,5 млн тонна бәрәңге, 13,8 млн яшелчә алынган.

Узган ел белән чагыштырганда, агымдагы елда 16,1 процентка күбрәк ашлык суктырылган, ә көнбагыш 1,5 процентка кимрәк, шикәр чөгендере – 2 процентка. Бәрәңге уңышы 2,8 процентка артык, яшелчәләр – 0,5 процентка.

Узган елдагыча, ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш авыл хуҗалыгы оешмаларында үстерелгән, ә бәрәңге һәм яшелчә – шәхси хуҗалыкларда.

Болардан тыш, Кырым федераль округы хуҗалыкларында 1,1 млн тонна ашлык суктырылган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 58,8 процентка артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100