Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә университетларда бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен карыйлар
Әлегә бу мәсьәләне хәл итүдә ахыргы карар кабул ителмәгән.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында магистратурада һәм аспирантурада бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен карый.
Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.
«Хәзер без югары белем бирү системасына, университетларга һәм фәнгә ярдәм итү чараларын җентекләп анализлыйбыз. Бакалавриат тәмамлаучыларга быел бюджет урыннарында белем алу өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булдыру тәкъдиме карала», — диде Фальков.
Әлеге фикерен ул «Россия классик университетында педагогик белем бирү»форумының йомгаклау сессиясендә әйткән.
Моның өчен магистратура һәм аспирантура тармакларында өстәмә бюджет урыннары булдыру мөмкинлеген аерым өйрәнәләр.
«Шул исәптән педагогик юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча да. Бу мәсьәләне хәл итүдә ахыргы карар кабул ителмәгән, әмма без бу хакта фикер алышкан барлык мәйданчыкларда әлеге тәкъдимнәр хупланды», — ди министр.
Ул искәрткәнчә, «карар ике-өч атна эчендә рәсмиләштереләчәк». Аның сүзләренә караганда, быел аспирантурадагы урыннар өчен мең урынга артыграк исәпләнгән күләмдә акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз