news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укытучыларның эксперт советына төбәк белгечләре дә керәчәк

Бөтенроссия педсоветына керәчәк кешеләр исемлеген бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгелиләр.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә Бөтенроссия педагогик эксперт советы төзеләчәк Аңа бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча илнең теләсә кайсы укытучысы эләгә ала. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-режимда узган федераль педагогик советта хәбәр итте.

«Без шундый совет булдыру турында карар кабул иттек. Безгә сезнең белән тыгыз хезмәттәшлекне үстерергә һәм министрлык тарафыннан кабул ителә һәм эшләнә торган барлык карарларда сезнең тәҗрибәгә, сезнең карашка таянырга кирәк. Без бу советны нәкъ менә шул максат белән оештырабыз», — диде укытучыларга Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, советка сайлану өчен мәктәптә биш еллык эш стажы булу бердәнбер критерий булачак.

«Совет формалаштыру өчен „Одноклассники“ социаль челтәре иҗтимагый мәйданчык булачак. Шунда ук сез сентябрь башында ук үз кандидатурагызны махсус формада күрсәтә аласыз», — дип мөрәҗәгать итте Кравцов педагогик хезмәткәрләргә. 

Ул иҗтимагый тавыш бирүдә җиңүчеләрнең исемнәре 5 октябрьдә Укытучылар көнен тантаналы бәйрәм итүдә игълан ителәчәк, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100