news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укытучылар, табиблар өчен коммуналь ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә

Авыл укытучыларына ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгында федераль закондагы авыл укытучыларының коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә карата да әлеге социаль яклау чарасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Ведомствода РФ «Мәгариф турында»гы законнан торак биналар, җылылык һәм биналарны яктырту кебек коммуналь түләүләргә каралган ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр. Авыл укытучыларына федераль ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Аркадий Пономарев фикеренчә, әлеге категориягә кергән гражданнарның ташламаларын гамәлдән чыгару «2030 елга кадәр Россия Федерациясе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе»нә каршы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100