news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә укытучылар өчен махсус мессенджер булдырырга ниятлиләр

Яңа төр хезмәт укытучының ата-аналар белән аралашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында укытучының ата-аналар белән аралашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган мессенджер булдырырга ниятли. Бу хакта «Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар» порталы хәбәр итә.

РФ мәгариф министры урынбасары Марина Ракова билгеләп үткәнчә, цифрлы белем бирү мохитендә мөһим алшартларның берсе – белем бирү процессында катнашучылар арасында җайга салынган диалог.

«Махсус менеджер шулай ук укытучыларга өй эшләрен электрон көндәлеккә күчерергә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, бу үзенә бертөрле органайзер-ярдәмче булыр дип көтелә. Ул аралашуны җайга салу белән бергә, укытучының эшен җайлаштырачак», - диде министр урынбасары.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot