Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Укытучы елы эмблемасы расланды
Эмблемада канат чыгарган кошчыкларны ягъни укучыларын зур тормыш юлына озатучы укытучының уч төбе сурәтләнгән
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Укытучы елы эмблемасы расланды.
Конкурста Новосибирскиның профессиоанль дизайнеры, россиянең Дизайнерлар берлеге әгъзасы Анна Щербакова эмблемасы җиңде. Аның тарафыннан эшләнгән эмблема Россиядә Укытучы елын үткәрүне танып-белү билгесе булачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Эмблемада канат чыгарган кошчыкларны ягъни укучыларын зур тормыш юлына озатучы укытучының уч төбе сурәтләнгән. Автор фикеренчә, “укытучылар – киләчәкне барлыкка китерүче кешеләр”.
Конкурс 2009 елның 5 ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Укытучы елы символын эшләү конкурсында реклама һәм дизайн белгечләре белән бергә киң җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптә, педагоглар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, укучылар, студентлар, аларның әти-әниләре һәм туганнары катнаша ала иде.
Конкурста 344 эмблема катнашты. 5–15 декабрьдә булган интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс финалына чыккан 15 эмблема билгеле булды. Иң яхшы эмблеманы профессиональ жюри сайлап алды һәм Россия Федерациясендә Укытучы елы үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан расланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз