news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тузган торактан күчерү программасын 3-4 елга озайтырга тәкъдим итәләр

Карар кабул ителгән очракта, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген озайтырга мөмкин булачак, дип саный төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень.

Россиядә тузган торактан күчерү программасын 3-4 елга озайтырга тәкъдим итәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Тузган торактан күчерү программасы алдагы 3-4 елда да дәвам итәргә мөмкин, дип хәбәр иткән Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень. Аның сүзләренчә, әлеге уңайдан министрлык тиешле тәкъдим әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мондый карар кабул ителгән очракта, алдагы 3-4 елда торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген озайтырга мөмкин булачак», - дигән Мень.

Гражданнарны тузган торактан күчерү программасын Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды гамәлгә ашыра. Быел күп кенә төбәкләрдә әлеге программа төгәлләнде.

Министр сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыру барышында 1 миллионнан артык кеше яңа фатирларга күченгән. Хәзерге вакытта фондның эше 2018 елга кадәр озайтылган, тулаем алганда программаның үтәлеше 98 процент тәшкил итә, ди ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100