Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә туроператорлар өчен мәҗбүри “Электрон юллама” системасын керттеләр
Система туроператорларны клиентлар алдында үз вазифаларын үтәүне гарантияли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 гыйнвардан “Электрон юллама” системасы гамәлгә кертелә, анда туроператорлар мәҗбүри рәвештә броньлау һәм турларга түләнү турында мәгълүмат кертеләчәк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Системада һәр тур буенча уникаль номерлы документ формалашачак, бу – электрон юллама. Туристлар юллама номеры буенча онлайн режимында үз туры статусын күзәтә ала.
“Электрон юллама” бердәм мәгълүмат системасында авиабилетлар һәм кунакханәне броньлау һәм түләүнең барлык этапларын да башкарып була.
Электрон юллама туроператорларны клиентлар алдында үз вазифаларын үтәүне гарантияли. Туроператорлар үз вазифаларын башкармаган очракта “Турпомощь” ассоциациясе каршындагы туроператорларның җаваплылык фондына электрон юллама квитанциясе белән мөрәҗәгать итә ала. Система шулай ук Ростуризм, Роспотребнадзор, Финанс гарантияләр фонды, Федераль салым хезмәте, банклар һәм иминият компанияләре, туроператорлар, туристлык хезмәте провайдерлары белән өзлексез мәгълүмат алмашуны тәэмин итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз