news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелмәскә мөмкин

«Бәлки, без укучыларны йомгаклау аттестациясеннән азат итә торган карар кабул итәрбез һәм аттестация агымдагы бәяләр буенча үткәреләчәк», - ди мәгариф министры Сергей Кравцов.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2020 елда коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелмәскә мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия-24» каналындагы «Диалог» программасы эфирында.сөйләде.

Әлегә тугызынчы сыйныф укучыларының ике төп предмет – рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшырачагы хәл ителгән. Әмма алар да уздырылмаска мөмкин.

«Бәлки, без укучыларны йомгаклау аттестациясеннән азат итә торган карар кабул итәрбез һәм аттестация агымдагы бәяләр буенча үткәреләчәк», - дип искәртте Кравцов.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 155 меңнән артык очрагы теркәлгән, 19,8 меңнән артык пациент терелгән, 1 451е үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot