news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туган телләрне укыту концепциясен ел ахырына кадәр әзерләячәкләр

Хәзерге вакытта туган телләрне өйрәтү буенча федераль белем бирү программасын эшләү, туган телләр буенча дәреслекләр санын арттыру бурычы тора.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпәрендә туган телләрне укыту концепциясен 2018 ел ахырына кадәр әзерләячәкләр. Бу хакта «Парламентская газета» Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча концепцияне килештерү өчен тәкъдим итәргә ниятлибез», - дигән Синюгина.

Хәзерге туган телләрне өйрәтү буенча федераль белем бирү программасын эшләү, туган телләр буенча дәреслекләр санын арттыру бурычы тора. Моның белән федераль бюджеттан финанслана торган Туган телләрне өйрәтүгә ярдәм фонды шөгыльләнәчәк.

Туган телләрне укыту турындагы закон 14 августта үз көченә керде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән. Ул ата-аналарның мәктәп укучылары өчен туган телләрне сайлау мөмкинлеге булырга тиеш дип белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100