news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов

Бүген Россиянең мәгариф системасында өйрәнелә торган 30 телнең җидесендә генә дәреслекләр бар, дип белдерде депутат.

Россиядә туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин – Илдар Гыйльметдинов
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә төбәкләргә туган телләрне сакларга ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. 

  • Депутат 24 майда Мәскәүдә, Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсендә узган киңәшмәдә катнашты. Анда сүз “Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертеп, туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы, җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алган закон проекты буенча сүз барганлыгы мәгълүм.

“Закон проектын шул килеш Дәүләт Думасында беренче укылышка куярга ярамый дип килешенде, эшче төркем төзелде. Шулай ук киңәшмәдә Россиядә туган телләрне яклау һәм саклау максатында махсус федераль фонд оештыру зарурлыгы турында да әйтелде”, - дип сөйләде депутат.

“Бүгенге көндә Россиянең мәгариф системасында укытыла торган 30лап телнең җидесендә генә дәреслекләре Федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән, ягъни рәсми рөхсәт алган. Һәм, әйтергә кирәк, татар теленең генә I сыйныфтан башлап IX сыйныфка кадәр бөтен дәреслекләре дә бар. Башкаларда ул кадәр дәрәҗәдә түгел. Ә кайбер милләтләрнең телләрен укыту буенча бөтенләй дәреслекләре юк” – диде Илдар Гыйльметдинов.

Уку йортларында федераль реестрда теркәлмәгән дәреслекләрдән укытырга ярамый.

Комитет җитәкчесе ассызыклаганча, Россиядә туган телләрне саклау буенча махсус федераль фонд төзү тәкъдиме бик актуаль. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100