news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туберкулез белән авыручылар саны, дөньядагы белән чагыштырганда, тизрәк кими

Россиядә туберкулездан үлүчеләр саны соңгы елларда 65 процентка кимегән.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Россиядә туберкулездан үлүчеләр саны соңгы елларда 65 процентка кимегән. Бу хакта "Россия 24" телеканалы эфирында Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип хәбәр итә "Российская газета".

Ул Россиядә туберкулезның әлегә тулаем җиңелмәвен билгеләп үткән. "Әмма авыру темплары кимү бездә дөнья күләмендә алганда югарырак”, - дип җиткергән ул.

Соңгы сигез елда Россиядә әлеге авыру белән чирләүчеләр 35 процентка азайган, үлүчеләр саны 65 процентка кимегән. Скворцова Россиянең туберкулез белән көрәш тәҗрибәсе башка илләргә кызыклы, дип белдергән. Табибларның чит ил коллегалары белән ноябрь аенда тәҗрибә уртаклашачагын әйткән. Мәскәүдә туберкулез белән көрәш буенча беренче глобаль конференция узачак, анда 194 илдән белгечләр җыелачак.

Вероника Скворцова Бөтендөнья сәламәтлек ассамблеясын җитәкли. Бу хакта 22 майда билгеле булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100