news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туберкулез белән авыручылар күп булган төбәкләр исемлеге билгеле

2018 елда диагнозы беренче тапкыр куелган пациентлар саны 100 мең кешегә 44,4 авыру тәшкил итте.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында туберкулез белән авыручылар күп булган төбәкләрне атадылар. Социаль әһәмияткә ия булган авырулар буенча 2018 елгы мәгълүмат турында документ федераль ведомство сайтында басылып чыккан.

Актив туберкулез белән авыручы кешеләрнең күбесе Чукотка автономияле округында яши. Биредә 100 мең кешегә 526,9 авыру туры килә. Шулай ук Тыва Республикасында һәм Приморье краенда югары күрсәткеч теркәлгән - 512,6 һәм 280,8 авыру.

Туберкулез йоктыручыларның иң азы Архангельск өлкәсендә (Ненец автономияле округыннан башка) теркәлгән, анда 100 мең кешегә 17,1 авыру туры килә.

Бу авырудан үлүчеләр саны буенча күрсәткеч кими. 2017 елда ул 100 мең кешегә — 6,5 кеше, 2018 елда 5,9 кеше булган. Шулай ук беренче тапкыр диагноз куелган пациентлар саны 5 меңгә диярлек кимегән, бу 100 мең кешегә 44,4 авыру дигән сүз.

Март аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда туберкулездан үлүчеләр санының шактый кимүен белдерде.

  • Татарстанда халыкны бушлай карау өчен алты күчмә флюорография үзәге сатып алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100