news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә транспорт чараларының электрон паспортларын бирә башлаячаклар

Электрон паспорт 600 сумга төшәчәк, ә кәгазь варианты 1500 сум иде.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). 1 июльдән Россиядә транспорт чараларының электрон паспортларын бирә башлаячаклар. Электрон паспортларны бирү срогын 2019 елның 1 ноябренә кадәр озайтканнар. Бу хакта “Российская газета” яза.

Ул вакытка кадәр электрон паспорт белән бергә элеккечә кәгазь варианты да биреләчәк.

Транспорт чараларының электрон паспортларында автомобильнең идентификацион мәгълүматларыннан тыш, техник торышы, ничә чакрым йөрүе, конструкциягә кертелгән үзгәрешләр турында да мәгълүмат булачак. Моннан тыш, анда техник тикшеренү узуы, иминиятләштерү турында да мәгълүмат өстәячәкләр.

  • Электрон паспорт арзанга төшәчәк, ул 600 сум тора, ә кәгазь варианты 1500 сум иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot