Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә тормыш сыйфатын шәхси иминлекне күтәрү аша гына тәэмин итеп була
Бу фикер бүген Казанда узучы тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара конференциядә яңгырады
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышлап оештырылган халыкара фәнни-гамәли конференциядә бу өлкәдә ил төбәкләренең роленә аерым урын бирелде. Моны үз чыгышларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты рәисе Владимир Васильев, РФ Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Виктор Кирьянов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Николай Кутьин да билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, илдә тормышның төрле өлкәләрендә иминлекне тәэмин итүдә Россиянең милли иминлек стратегиясендә төбәкләргә зур урын бирелә. Аның ассызыклавынча, бүгенге шартларда илне, җәмгыятне, халыкны тышкы һәм эчке афәтләрдән саклауда дәүләт, фәнни институтларның, җәмгыятьнең көчләрен берләштерү бик мөһим. Һәркемнең чиста һаваны сулап, чиста су эчеп, үзе һәм туганнарының тормышы өчен курыкмыйча яшисе килә. Премьер-министр искәрткәнчә, территориясендә күп санлы эре производство предприятиеләре тупланган Татарстанда техноген һәлакәтләр куркынычы зур. Шул шартларда әйләнә-тирә мохитне саклау, республика халкының иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Аның белдерүенчә, республика бүген югары тормыш иминлегенен саклау буенча ил күләм чараларда бик актив катнашып килә. Ул актуаль мәсьәләләрнең берсе булган юл хәрәкәте иминлегенә аерым тукталып, тормыш иминлеге белән бәйле проблемалар чишелешендә Казан конференциясе зур роль уйнар дигән ышаныч белдерде.
РФ Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Виктор Кирьянов чыгышында юл хәрәкәте иминлеге буенча максатчан федераль программаның роленә тукталды. Аның белдерүенчә, 2008 елда Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 34 меңнән артык булса, узган ел 8500 гә кимегән. Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да узган бер елда сизелерлек кимегән. Бүген әлеге федераль программа нигезендә күрелә торган чаралар нәтиҗәлелеген раслап килә, ди ул.
РФ Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты рәисе Владимир Васильев искәрткәнчә, илдә тормыш сыйфатын шәхси иминлекне күтәрү аша гына тәэмин итеп була. Аның фикеренчә, Россиядә төрле өлкәләрдә тормыш иминлеген тәэмин итү өчен бизнес, дәүләт, җәмгыять хезмәттәшлеге форматындагы җаваплыкны арттырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз