Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр
Онлайн түләү файдасына кәгазь квитанция алудан баш тартучыларга ташлама бирелергә мөмкин.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында торак-коммуналь хезмәтләре өчен онлайн түләүчеләргә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр. РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка депутат Борис Чернышов шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.
Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү — россиялеләрнең иң зур чыгымы, дигән Чернышов. Ул фатир, электр энергиясе, газ һәм башка хезмәтләр өчен түләгәндә кәгазь квитанцияләр алудан баш тартучыларга ташлама ясарга тәкъдим итте.
Россиядә яшәүчеләрнең кәгазь һәм электрон рәвештә дә квитанция алу мөмкинлеге бар, әмма кәгазь чыганак алудан баш тарта алмыйлар.
«Әгәр граждан торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түли яки электрон квитанцияләр белән файдалана икән, кәгазь форматтан баш тарткан өчен ташлама ясалырга тиеш, чөнки бу очракта кәгазьгә һәм почта хезмәтләренә акча сарыф ителми», — диелә парламентарий мөрәҗәгатендә.
Депутат шулай ук квитанцияләрдә үз рекламаларын урнаштыручы компанияләргә россиялеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен билгеле бер процент түләргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз