news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә тизлекне арттырган өчен штрафны зурайту тәкъдим ителде

Медицина тикшерүеннән баш тартучылар 40 мең сумга кадәр штраф түләве ихтимал.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Юстиция министрлыгы юлларда тизлекне арттырган өчен административ хокук бозулар турында яңа Кодекс проектына җәза чаралары өстәде. Проект норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында чыккан. Бу турыда «Газета.ру» сайты хәбәр итте.

Ведомство тизлекне 20-40 км/сәгатькә арттырган өчен штраф күләмен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Автомобиль йөртүче тизлекне 40-60 км/сәгатькә арттырган очракта, ул инде 1 яки 1,5 мең түгел, ә 4 мең сум түләргә мәҗбүр булачак.

Тизлекне 60 км/сәгатькә арттырган кешегә 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк һәм, бәлки, машина йөртү таныклыгыннан ярты елга кадәр мәхрүм итәргә, диелә проектта.

Шулай ук медицина тикшерүеннән баш тартучылар 40 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.

Моннан тыш, яңа Кодекс проектында нормадан артык караңгы тонировкалы автомобиль белән кабат идарә иткән өчен беренче тапкыр 3 мең сум күләмендә штраф кертелә.

Тәкъдим ителгән чаралар юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен тупланма системага ия. Мисал өчен, йөртүче кагыйдәләрне өч тапкырдан артык боза икән (искәрмә — видеофиксация камералары), аны машина йөртү таныклыгыннан 1,5 елга кадәр мәхрүм итә алалар.



news_right_1
news_right_2
news_bot