news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә телләр күптөрлелеген саклау өчен премия оештырылды

Гаризалар кабул итү мартта башланачак.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Россиянең Милләт эшләре буенча федераль агентлыгы телләр күптөрлелеген саклау өчен премия оештырды, дип белдергән агентлык башлыгы Игорь Баринов. Бу хакта “Интерфакс” яза.

Ул хәзерге вакытта премиянең эксперт советы формалаштырылуын хәбәр иткән. Гаризалар кабул итү исә мартта башланачак.

“Бу премия белән без Россиядә телләрнең күптөрлелеген саклап калуга үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтәргә телибез. Моңа иң яхшы нәшриятлар, иҗтимагый проектлар керә. Шулай ук без телләрне саклап калу өчен үз акчаларын кызганмаган, социаль юнәлешле эшчәнлек алып барган эшмәкәрлек вәкилләренә дә игътибар итәчәкбез”, - дип өстәгән ул.

Баринов бүләкләүнең әһәмиятле чарага  вакытында булачак. Ләкин бу нинди чара булачагын төгәлләштермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot