news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә татар милли проектлары өчен иң зур грант алучылар исемлеге билгеле булды

Иң зур Россия гранты - 1 миллион сум - Сахалин татарларына, ә Татарстан гранты - 477 мең сум - Ульяновск өлкәсе татарларына бирелде.

Россиядә татар милли проектлары өчен иң зур грант алучылар исемлеге билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Быел Татарстан Хөкүмәте Россия төбәкләрендә милли проектларын булдыру максаты белән 27 татар иҗтимагый оешмасына 10 миллион сумнан артык грантлар тараткан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган грант алучылар исемлегеннән белергә мөмкин.

Проектлар арасында иң зур грантка Ульяновск өлкәсенең татар иҗтимагый оешмасы оештырган Беренче регионара “Сәгыйров укулары” лаек булган. Проект татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилеена багышлана. "Сәгыйров укулары" өчен 477 мең сум акча белән биргәннәр.

Икенче урында “ЯР” исемле Краснодар крае татар милли-мәдәни автономиясе проекты тора. Автономия Енисей татарлары турында “Земля, ставшая Родиной” исемле фильм төшерүгә 468 мең сум акча алган.

“Мәдәният” Омск өлкәсе татар иҗтимагый оешмасы проектына Татарстан хөкүмәте 212 мең сум бүлеп биргән. Акча Омск татарлары корылтае уздыруга сарыф ителгән

Шулай ук, исемлектә Россия Президенты, өлкә хөкүмәтләре, шәһәр муниципаль берәмлеге грантларын алычулар да бар. Алар арасында 1 миллион сум акча Сахалин өлкәсе хөкүмәте тарафыннан Көньяк Сахалинск шәһәре татар автономиясенә бирелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot