news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотобәйгесе игълан ителде

Фотоконкурс татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Агымдагы елның 23 июленнән 31 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотобәйгесенә эшләр кабул итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Фотоконкурс татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читттә татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Бәйгегә эшләр “Халыкчан-гамәли сәнгать. Традицияләр һәм гореф-гадәтләр”, “Портрет”, “Фотография-документ. Яшь буынга хат” номинацияләре буенча кабул ителә.

Фотобәйгедә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 18 яше тулган гражданнар катнаша ала. Алар анкета-гариза тутырырга, бәйге тематикасы һәм номинацияләре буенча тиешле срокта эшләрен тапшырырга тиеш.

Бәйгедә катнашу шартлары Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot