news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ташламалардан файдаланучыларга дару алу өчен тагын 1 миллиард сум бүленәчәк

Әлеге акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен каралган федераль бюджет резервыннан алына.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәвалау ризыклары, медицина эшләнмәләре һәм бушлай дарулар сатып алуга 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Бу турыда Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау ризыклары сатып алуга тагын 988 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк», — диелә карар текстында.

Акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен әлеге ихтыяҗларга каралган федераль бюджет резервыннан бүлеп биреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Хөкүмәтенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләр өчен стимуллаштыручы түләүләргә 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүе турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot