Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты
Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Россия Хөкүмәте сайтында чыкты.
«Бу 2020 елда социаль ярдәмгә бюджет чыгымнарын 988 миллион сумнан артачак», — дип сөйләделәр Министрлар Кабинетында.
Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.
Акчалата компенсацияне алу өчен ташламалы препаратлардан баш тартырга мөмкин. Моның өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
Ташламадан файданалучы категориягә хроник авырулары булган гражданнар, инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалар (күп балалы гаиләләрдә — алты яшькә кадәр), шулай ук хәрби хәрәкәтләр , шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, чернобыльчеләр, күчеп китү зонасында яшәүче кешеләр, Төньякның аз санлы халык вәкилләре керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз