news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә таможня салымнарын һәм пошлиналарны банк хисабы ярдәмендә түләп булачак

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тиешле карарны имзалаган

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына таможня салымнарын һәм пошлиналарны банк хисабы ярдәмендә түләүне рөхсәт итә торган закон проектын гамәлгә керткән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Хөкүмәт сайты хәбәр биргәнчә, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 3 декабрьдә тиешле карарны имзалаган.

Проектны Федераль таможня хезмәте эшләгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot