news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә

Шулай ук бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен Беларусь, Казакстан, Кыргызстан, Украина төзүчеләре дә уздыра.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Августның икенче ял көнендә Россиядә һәм кайбер совет иленә кергән дәүләтләрдә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр төзелеш тармагы хезмәткәрләренең бу һөнәри бәйрәме СССРда 1956 елның 12 августында Югары Совет Президиумы боерыгы белән оештыралар.

Шунысы кызык, бу истәлекле көнне билгеләп үтә башлаган чактагы күп кенә гореф-гадәтләр хәзерге көннәргә кадәр барып җиткән: ул вакыттагы матбугат битләрендә бәйрәм бүләкләре, хакимият структуралары вәкилләре катнашында тантаналы утырыш һәм төзүчеләрне бәйрәм табынына җыю турында искә алына. Ә менә һөнәри бәйрәмгә багышланган махсуслаштырылган күргәзмәләр - сирәк күренеш.

Төзүчеләр көнен зурлап үткәрү гадәте яңадан торгызыла. Традиция буенча, бу көнгә багышлап, яңа объектлар, мәсәлән, мәктәпләр, хастаханәләр, күперләр, торак йортлар тапшырыла. Бу көнне төзүчеләр белән төрле тантаналы очрашулар, котлау концертлары, алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм бу тармакта хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү чаралары уза.

Августның икенче якшәмбесендә үз һөнәри бәйрәмнәрен Россия, Беларусь, Казакстан, Кыргызстан, Украина төзүчеләре билгеләп үтә, дип яза Calend.ru сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100