news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела

Беркетмә чаралары, командировкалар һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарә тармакларына юллаган хатында шул хакта искәртте.

Хатлар РФ субъектлары югары башкарма хакимият органнары, федераль дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары һәм дүләт корпорацияләренә җибәрелгән.

Идарә тармагы сайтында билгеләп үтелгәнчә, вазифаи затларны бүләк алган өчен хәтта эшеннән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Беркетмә чаралары, командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100