news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәмәкене иң күп тартучы төбәкләр билгеле

Иң аз тәмәке тартучылар булып, рейтингка Ингушетия, Чечен һәм Татарстан Республикалары кергән.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Рязань өлкәсе сигарет сатып алуга иң күп акча тотучы төбәкләр исәбенә кергән. Россиядә тәмәкене иң күп тартучы төбәкләр рейтингын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте узган елгы нәтиҗәләр буенча рәсми докладында хәбәр иткән.

2011 елда башланган тәмәкегә каршы көрәшнең биш елында, Россия халкы тәмәкегә акчаны ике тапкыр диярлек артык тота башлаган. Бу исә тәмәкене күбрәк тарту белән бәйле түгел. Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиядә тәмәке сату даими рәвештә кими. 2012 елда кеше башына 2,5 мең данә, 2014 елда - 2,2 мең данә сигарет туры килгән. Документ авторлары акча туздыруның артуын 2011 елдан 2016 елга кадәр дүрт тапкыр акцизлар үсүе белән аңлата.

Тәмәкегә акчаны иң күп тотучылар Бурятиедә: андаа республика халкы бюджетының уртача 8,8 проценты тәмәкегә тотыла. Рязань өлкәсе икенче урында Биредә гомуми чыгымнарының 7,9 проценты – тәмәкегә киткән акча. Өчлеккә Чукотка автономияле округы һәм Смоленск өлкәсе (6,8 процент) кергән.

Иң аз тәмәке тартучылар булып, Ингушетия (0,1 процент), Чечен (0,2 процент) һәм Татарстан Республикалары (1,2 процент) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100