Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә тәмәке һәм алкоголь куллануны киметү буенча өстәмә чаралар күрелергә мөмкин
Татьяна Голикова шул чараларның берсе – исерткеч эчемлекләрне 20 яше тулганнарга гына сатып алырга рөхсәт итү, дип белдерде.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә тәмәке һәм алкоголь продукциясе куллануны киметү буенча өстәмә чаралар күрелергә мөмкин. Шуларның берсе – исерткеч эчемлекләрне 20 яше тулганнарга гына сатып алырга рөхсәт итү. РФ Хөкүмәтенең социаль мәсьәләләр буенча вице-премьеры Татьяна Голикова «РИА Новости» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Ул искәртеп узганча, «Демография» илкүләм проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле махсус федераль проект бар. Ул алкоголь һәм тәмәкене чикләү һәм алардан баш тартуны гына түгел, ә сәламәт туклану, физик культура һәм спорт белән бәйле чараларны да үз эченә ала.
«Тәмәке һәм алкогольгә килгәндә, без аларга карата ниндидер өстәмә чаралар кабул итәрбез дип уйлыйм, чөнки ирешелгән нәтиҗәләргә дә карамастан, безне саннар әлегә канәгатьләндерми, - дип белдерде Голикова. - Беркем дә барысын да тыярга кирәк дип әйтми. Әмма, шуңа да карамастан, алкоголь белән көрәшү буенча халыкара тәҗрибә тупланган. Күп кенә дәүләтләр, шул исәптән БДБ илләре дә, әйтик, исерткеч эчемлекләрне 18 яшьтән түгел, ә 20 яки 21 яше тулган кешеләргә сату турында карар кабул итә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз