news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә тәмәке кабына таләпләр үзгәрде

15 ноябрьгә кадәр җитештерелгән иске дизайнлы тәмәке тагын 2-3 ай сатылачак.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдән Россиядә Таможня берлегенең тәмәке продукциясе регламенты үз көченә керде, дип хәбәр итә «Известия».

Яңа кагыйдәләр буенча, тәмәкенең зыяны турында кисәтә торган куркыныч сурәтләр хәзер өстән - капның ике ягына да төшереләчәк һәм капның 50 процент мәйданын биләячәк. Капта кешенең тәмәкедән зарар күргән органнары сурәтләнәчәк.

Шул уңайдан, капта азык-төлек продуктлары, мисал өчен, җиләк-җимешләрне хәтерләтә торган рәсемнәр ясау тыела.

Моннан тыш, тәмәке җитештерүчеләргә капларда тәмәкенең зыяны аз дип уйларлык “аз микъдарда сумала”, “ җиңел”, “йомшак” һ.б. сүзтезмәләр язу тыела.

15 ноябрьгә кадәр җитештерелгән кабы иске дизайнлы тәмәке тагын 2-3 ай сатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot