Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә тәмәке бәясе 140 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сигаретларны минималь ваклап сату бәясен билгеләячәк.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә тәмәке бәясе артырга мөмкин, дип яза «Известия».
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сигаретларны минималь ваклап сату бәясен билгеләячәк. Хәзерге вакытта әлеге планка билгесез булып кала. Әмма бер кап тәмәкенең хакы 100 сумнан 140 сумга кадәр артуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
Тәмәке продукциясенә минималь ваклап сату бәясен билгеләүне РФ Финанс министрлыгы да хуплый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз