Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы сигез кеше үлгән
Биш очрак - Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә берәр очрак теркәлгән.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы сигез кеше үлгән. Бу хакта, COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабка нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.
Биш очрак - Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә берәр очрак теркәлгән.
Россиянең 24 төбәгендә тәүлек эчендә барлыгы 500 яңа COVID-19 очрак теркәлгән: 387 — Мәскәүдә, 48 — Санкт-Петербургта, тугызар — Дагыстан һәм Свердловск өлкәсендә, алтышар — Бурятия һәм Мурманск өлкәсендә, бишәр — Пенза өлкәсендә һәм Татарстанда, өчәр — Ленинград һәм Ростов өлкәләрендә; тагын икесе — Воронеж, Әстерхан һәм Төмән өлкәләрендә, Башкортстан һәм Приморье краенда, берәр - Калмыкиядә, Түбән Новгород, Иркутск, Магадан, Кострома һәм Самара өлкәләрендә, Алтай һәм Хабаровск өлкәләрендә һәм Кырымда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз