news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәүге тапкыр имамнар ГТО нормаларын тапшырды

Россиядә уза торган футбол буенча Дөнья чемпионаты уңаеннан имамнар арасында оештырылган конфессияара футбол матчы очрашуның кульминациясе булган.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Россиядә имамнар массакүләм рәвештә ГТО нормаларын тапшырды. Татарстанның төрле почмакларында дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләр Чистайга җыелды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чистайда дин эшлеклеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә тәүге тапкыр массакүләм рәвештә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын үтәү буенча тестларда катнашты. Көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән биш сынау күнегүендә Татарстанның 48 шәһәре һәм районыннан килгән 80нән артык мөселман дин әһеле үзләренең физик әзерлекләрен тикшерде. Бу акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң эре спорт башлангычларының берсе, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Шундыйлардан тагын Мәрҗәни исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм ТР МДН кубогына көрәш һәм кул көрәше Республика ярышлары узды.

"Дин әһелләренең физик әзерлекләрен тикшерү фикере Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикере белән оештырылды. Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ТР Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват бүлегенең аерылгысыз бурычларының берсе. Спорт чаралары яшь мөселманнар шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләштерү, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып тора. Мондый сынаулар актив гражданлык позицияле шәхес формалаштыруга һәм башка дин вәкилләренә карата хөрмәт уятуга юнәтелгән. Бүгенге сынауларга яшь мөселманнардан тыш тәҗрибәле имамнар да кушылды. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сүзләрен искә төшерделәр: «Раббыбыз тарафыннан көчле иманлы көчсез иманлыга караганда күбрәк яратылыр, икесендә изгелек булса да….». Бүген әлеге сүзләр «Татнефть олимп» спорт комплексында еш яңгырады", диелгән әлеге хәбәрдә.

Акциядә катнашучыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан мөфтие камил хәзрәт Сәмигуллин, Чистай башлыгы Дмитрий Иванов һәм ТР ГТО региональ иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Таһир Гыйизәтуллин сәламләгән. Алар чарада катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләгән.

Үзләренең физик әзерлеләрен хәзрәтләр ГТО комплексының түбәндәге күнегүләре ярдәмендә тикшергән: иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, яткан шәкелдән гәүдәне торгызу, кул белән җирдән этелү, кыска араны йөгерү. Имамнар алларында торган сынауларны уңышлы гына үттеләр. Чистай тест үткәрү үзәге хезмәткәрләренә нәтиҗәләрне йомгаклап ВФСК ГТО тест үзәгенә җибәрү генә кала. Чистайга килер алдыннан акциядә катнашучылар gto.ru сайтында теркәлде, дип яза Диния нәзарәте.

  • Бүгенге көндә Татарстанда ГТОның 51 тест үзәге һәм 356 тест үткәрү урыны бар. ГТО системасында 560мең Татарстанлы теркәлү узган һәм шуларның 300 000 якын кеше инде нормаларны тапшыруга керешкән.

Имамнар арасында ГТО нормаларын тапшыру ел саен оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100